ТЫРЫШЧАН с. ялг. к. тырыш, ψ тырышучан. Без – бик эшчән, тырышчан бер халык. Г.Тукай. Бу авыллардан, икесеннән дә, яшьләр китми, авыл кешеләре үзләренә кәсеп тапканнар: Мәскәүгә ит, казы ташыйлар, төзү эшләрен дә үзләре үк башкара, аракы белән бик мавыкмыйлар, тырышчан, эш сөючән халык. М.Миначев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә