ТЫРЫШУЧАН с. 1) к. тырыш. Г.Бубиның артык тырышучан, «яхшы администратор һәм киң фикерле җәмәгать хадиме» икәнлеге монда да раслана. М.Мәһдиев 2) Берәр эшне башкарырга омтылучан. Безнең әни, әти фронтта вакытта күргән авырлыклардан саулыгын җуеп, төрле сырхаудан йөдәгән кеше булгангамы, көчсез-зәгыйфьләрне, авыруларны жәлләүчән, аларга ничек тә ярдәм итәргә тырышучан иде. Ш.Маннапов. Кешеләрне аңларга, аларның теләкләрен, гозерләрен кабул итәргә тырышучан [Солтан]. Ф.Яхин |