ТЫРЫШУ ф. 1) Нинди дә булса эшне ихлас күңел белән көч куеп башкару, үтәү. Йорт өчен тырышуын күреп, һич аңарга каты бәрелми, фәкать мыегын сыйпаштырып, Алла ярдәм бирсен үзләренә, дип, әңгәмәгә нокта куймакчы була. К.Миңлебаев. Әгәр дә андый характерны уртага куеп әсәр язарга җыенсаң, әллә ни тырышасы да юктыр. Т.Миңнуллин

2) Үзеннән алда килгән фигыль белән белдерелгән максатка, теләккә ирешү өчен көч кую. Биктимер беренче егеткә күз кыса, чыгарга күрсәтеп башын чайкый, читкәрәк китәргә дигән мәгънәне аңлатырга тырыша. А.Алиш. Университет бетерәләр дә, кайберләре хәтта аннан-моннан юллап Казанда калырга тырышалар. А.Хәсәнов

Тырыша башлау Тырышырга тотыну. Кемдер арттан Тотышның яңадан кулларын тотып алды, кемдер бау белән бәйләргә тырыша башлады. Н.Фәттах. Юк, авырткан җиреңә кагылсалар, җаныңа якыннарың, гаиләң, балаң аша үтеп керергә тырыша башласалар, салкын канлы булып калу авыр икән. З.Зәйнуллин

Тырыша бирү Бернигә дә карамый тырышу. – Булат, синме? Әйдә! – диде дә, төнге мөсафирларны, ишек-бусагаларга лампа яктысын төшерергә тырыша биреп, эчкә алып керде. Г.Ибраһимов. Иртәдән кичкә хәтле үз уй-ниятләремне үтим дип чаба, җан-фәрман тырыша бирдем. М.Вәлиев

Тырыша төшү Элеккегә караганда да күбрәк тырышу, тагын да ныграк тырышу. – Эшләрегез нигездә әйбәт, әмма тагын да тырыша төшегез, – диде секретарь. С.Шакир. Мондый хыял йөрткәч, тагын да тырыша төшәсең. Сабантуй

Тырышып карау Максатка, теләккә ирешү өчен омтылыш ясау. Аны комган белән тышка да йөртте, иман кәлимәләрен дә ятлатырга тырышып карады, ләкин ни файда? А.Алиш. Фрау берничә тапкыр Азат белән җитди сөйләшергә тырышып карый каравын, ләкин аның үзенең дә тормышка үзгәрешләр кертәсе килми шикелле. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә