ТЫРЫШТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. тырышу. Күп тырыштырды, күп төрле юллар белән мине кызыктырып бакты, үпкәләде, ачуланды, ләкин артык зур нәтиҗә чыга алмады. Г.Ибраһимов. Бу кызны да шул хис тырыштырамы? Х.Камалов 2) Берәр эшне булдыра алган кадәр башкару; юнәтү, булдыру. Үзара татулыгың, баш куярга бер мендәрең булса, калганын тора-бара тырыштырасың аны. Г.Бәширов. – Менә дәү абыегыз сезнең өчен тырыштырды инде, – диде карчык, күзе белән генә Зөфәргә ишарәләп. Ә.Еники Тырыштыра бирү Бернигә карамый тырыштыру. Математикага көч салсам, әзрәк географияне тырыштыра бирсәм, башка фәннәр белән минем ара болай да ал да гөл! Т.Гарипова Тырыштырып карау Сынау, тикшерү максаты белән тырыштыру. Болай тырыштырып карадым каравын да. Һ.Такташ. Аны гына тырыштырып карарга мөмкиндер ул! А.Хәлим Тырыштырып килү Озак вакыт дәвамында тырыштыру, гел тырыштыру. Сәрвиянең малае бер Тимерша тырыштырып килә. М.Хуҗин |