ТЫРЫШЛЫК и. 1) Тырыш булу сыйфаты. Моның өчен иң әүвәл табигый талант һәм тырышлык кирәк. Н.Фәттах. Ләкин бит алай язар өчен дә, никадәр зур сәләт, тырышлык һәм түземлек кирәк. В.Нуруллин

2) Максатка, теләккә ирешү өчен киткән эшчәнлек, көч, энергия. Мин аның дәресләренә аерата тырышлык белән әзерләнеп барам. А.Гыйләҗев. Бәлки, шуңадыр, институтны бик яхшы тәмамладым, мине кафедрада калдырдылар, бик тиз кандидатлык диссертациясен якладым һәм зур тырышлык белән докторлык диссертациясе язарга керештем. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә