ТЫРЫШ с. 1. 1) Күңел биреп, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшли торган. Кытайлар – тырыш, үҗәт халык. Р.Батулла. Гатаулла кебек тырыш кешене әүвәле эзләп табыгыз, аннан соң телегезгә алып әйтерсез. Ф.Яхин 2) Ихлас күңелдән, бар көчне куеп башкарылган. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә табылган мал, хуҗалык тартып алына. Х.Садри. Тырыш эшең сиңа дан бирер, Борчыласың нигә бер дә юкка, Тормыш кыен түгел, яши бел! Ф.Яхин 2. и. мәгъ. Шундый кеше. Тырышның тире чыкканчы, ялкауның җаны чыгар. Мәкаль. Тырышның эше күп, ялкауның эше юк. Ш.Галиев. Тырышның кадерен дә белеп бетермиләр. Ф.Яхин |