ТЫРЫС и. 1) Чиләк сыман итеп туздан ясалган савыт. Әйтик, «каен тузыннан эшләнгән һәм капкач белән ябыла торган тырыста су хәтта көчле салкында да туңмый». Ш.Галиев. Ә инде тапсаң, гөмбәнең дымсу такыр башына кунган яфрак кисәкләрен әкрен генә сыпырып төшерәсең, ләкин кисеп тырыска салырга ашыкмыйсың. Н.Гыйматдинова 2) Шундый савытка сыешлы әйбернең микъдар күләме. Күз ачып йомганчы җиләк җыйдык бер тырыс. Сөембикә |