ТЫРЫМ-ТЫРАГАЙ рәв. сөйл. 1. Тәртипсез рәвештә теләсә кая таралып, чәчелеп. Мин борчылмасам, бу район әллә кайчан тырым-тырагай булып бетәр иде. З.Мурсиев. Дөнья капыл караңгыланып китте: әллә аң-зиһенгә чак барып җиткән кара кайгыдан, әллә тырым-тырагай таралышып яткан кара кисәүләрдән [күзе томаланды]?.. Г.Якупова

2. с. мәгъ. 1) Тәртипсез, җыйнаксыз. Тырым-тырагай бу йортка килеп керүгә үк хәлне аңлап алды ул. Р.Вәлиев

2) күч. Җәмгыятьтә әһәмиятле урын тотмаган, җитди булмаган (кешеләр тур.); әтрәк-әләм. Гел тырым-тырагай кешеләрне генә җыеп тутырганнар диярсең ---. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә