ТЫРЫЛДЫК с. 1. Бик нык тырылдый (1 мәгъ.) торган. Әллә сабый чакта ук: «Таптап, сытып үтә күрмәсен тагын тырылдык нәмәрсә», дип шүрләү белән үкчә ялтыраткандамы? Р.Төхфәтуллин. Өстән таптатып киткәндәй колак тондыргыч тырылдык тавыш белән берьюлы әллә ничә мотоцикл узды. Х.Низамов

2. и. мәгъ. 1) Тырылдый торган нәрсә (мәс., мотоцикл). --- шушы тырылдыкны йөртер өчен дә укырга кирәк. В.Нуруллин. Төшкәндә инде, билгеле ки, ул тырылдыкның исеме нибары «матай» иде. З.Мифтахов

2) Бертуктамый сөйләүче кеше. Ул тырылдыкны туктатып булмый, сөйли дә сөйли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә