ТЫРЫЛДА’У ф. 1) Тыр-тыр иткән тавыш чыгару. Алексей аның артыннан иярде, шулчак кайдадыр мотор тавышлары тырылдаганы ишетелде. Х.Камалов. Чәчүлек җирен карарга агроном Хөснуллин бар, шуннан, чөгендер синсез дә үсәр, бу «Беларусь» синсез дә тырылдар. Р.Камал

2) Шундый тавыш чыгарып ату. Аларга станоклы пулемётларның тыкылдаулары, автомат тырылдаулары килеп кушыла. Г.Әпсәләмов. Шул ук мизгелдә ишек төбендә немец автоматы озын чират биреп тырылдарга тотынды. З.Зәйнуллин

3) күч. Бертуктаусыз сөйләү. Мескен [малай], икенче койка астына кереп бара, туктаусыз тырылдаган була үзе. С.Шәрипов. Бәдәр тырылдаган сүзләрне ишетте дә ул, ишетмәде дә. В.Имамов

4) күч. Бертуктаусыз йөгерү. Көне буе тегендә-монда тырылдап йөреп тә эш барамы шулай? Кызыл таң

Тырылдап алу Аз гына тырылдау, кыска вакыт аралыгында тырылдау. Аннары уң флангтанрак икенче пулемёт тырылдап алды. Х.Камалов. Авыл читендә автомат тырылдап алды. М.Мәһдиев

Тырылдап кую Бер тапкыр, аз гына тырылдау. Сулда һәм уңда, шактый еракта, һавага ракеталар чөяләр, ара-тирә автоматлар тырылдап куя. Г.Әпсәләмов. Шырпы яктысы күренү белән, капка янындагы пулемёт тырылдап куя. Н.Дәүләтшин

Тырылдап тору Озак вакыт дәвамында тырылдау, даими тырылдау. Бер-ике мәртәбә тук-тук итеп аермачык итеп агачка суга да, аннары тырррррр итеп тырылдап тора башлый. Г.Ахунов. Тырылдап тора мотор, Төтене зәңгәр, матур ---. Р.Шәрипов

Тырылдый башлау Тырылдарга тотыну. [Сәгать] Менә-менә тырылдый башлар дип, сагаеп ятам. Ш.Галиев. Пулемёт тырылдый башлагач ук дөядән җиргә сикергән, тын алырга да куркып, борыннарын комга төртеп яткан ике кәрванчы әсир ителде. Т.Әйди

Тырылдый бирү Һаман тырылдау; бернигә дә карамый тырылдау. Пулемётлар һаман тырылдый бирә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә