ТЫРЫЛДАТУ ф. 1) Пулемёт, автомат кебек кораллардан өзлексез ату. Танклар да пулемёттан тырылдатырга керешә. М.Шабаев. Танкистларның үз расписаниеләре буенча өйрәнүләр билгеләнгән икән: пулемёт тырылдаталар, бөтен тирә-юньне дер селкетеп (палатка тәрәзәләре зыңлап тора), туптан гөрселдәтәләр. Р.Кәрами

2) Тырылдаган тавышлар чыгарып эшләтү, йөртү (механизмнар, машиналар тур.). Урманда бүрәнә чыгарганда, яфрак әзерләгәндә, күпме яшь агачларны харап итеп, трактор тырылдатабыз. Р.Төхфәтуллин. Элек тә бәйләнеп җаныма тия торган иде, ике көннең берендә, кич җиттеме тәрәзә буена килеп туктый да моторын тырылдатырга тотына ---. Гөлшәһидә

3) күч. Берәр нәрсә эшләргә, әйтергә кыстау; җилтерәтү. Удмурт карчыгы, әнкәсенең сүзен раслагандай, «кешегез исән» дип тырылдатып куып җибәргәч, чәче дә яртылаш агарды... Н.Гыйматдинова. Малай һаман абыйсын тырылдата, югалган уенчыгын табып бирергә куша. Сабантуй

Тырылдата башлау Тырылдатырга керешү. Калашников автоматыннан аталар диярсең, тырылдата башлады бит куе кызыл төстәге пиджак кигән яшь кенә бер ир заты. Я.Шәфыйков. – Яңа ел күчтәнәчләрең кая, өләш безгә дә! дип тырылдата башладылар. Н.Гыйматдинова

Тырылдатып алу Кыска вакыт аралыгында тырылдату; бераз гына тырылдату. Кинәт өстәлдән нидер шалтырап идәнгә төште, бер немец түшәмгә автоматтан тырылдатып алды, икенчесе пистолет белән идәнгә ата башлады. Х.Камалов. Хәлдән таеп егылса, автоматын тырылдатып ала. Р.Мостафин

Тырылдатып җибәрү Кинәт, көтмәгәндә тырылдату. Малай шулвакыт уенчык автоматын тырылдатып җибәрмәсенме... Сабантуй

Тырылдатып кую Бер тапкыр тырылдату. Автоматын кулга алып Куя бер тырылдатып, Тавыкларны, чебешләрне Куа ул пырылдатып! Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә