ТЫРЫЛДАВЫК с. 1. Тырылдый торган; һәрвакыт тырылдап тора торган. Малайларның кайберләре кулларына сырлы кер бәләге тоткан да, шул сырларга таяк белән ышкып, тырылдавык тавыш чыгара. Р.Батулла

2. и. мәгъ. Ритмлы тавыш чыгара торган бәрмә уен коралы; шакылдавык; русчасы: трещотка. Тырылдавыклар тырылдый, һәм башка төр уен кораллары уйный башлый. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә