ТЫРЫ’К-ТЫРЫК рәв. 1) Вак адымнар белән кызу гына атлап (бару, йөгерү тур.). Артыннан теге сантый иярченнәре дә тырык-тырык теркелдәделәр. Ф.Яхин. Бераз тырык-тырык чабып баргач, ак кыр өстендә кинәт эреп югалуы сәерме? Г.Гыйльманов 2) Арба белән каты, тигезсез, чокырлы-чакырлы юлдан селкенеп, дыңгырдап яки зур тизлектә барганда, бер ритмга чайкала-чайкала (бару). Өлкәнәя барганда, Казан белән Әстерхан арасындагы дала буйлап, тырык-тырык, тәүлек буе йокы күрми, кеше көен көйләп йөрер идемени ул? Н.Гариф. Тырык-тырык тыркылдап барган поезд тәгәрмәчләренең тавышына уралып, шундый уйлар буталды Виленның башында. М.Маликова |