ТЫ’Р-ТЫР иярт. 1. Бер-бер артлы атканда, берәр нәрсә бик тиз әйләнгәндә яки ышкылып, бәрелеп барганда чыккан тавышны белдерә. Мотор тавышы бөтен урамны яңгыратты: тыр-тыр, тыр-тыр. Кызыл таң

2. рәв. мәгъ. Вак-вак адымнар белән тиз-тиз йөгерү, йөрү рәвешен белдерә. Мәрьямбикә карчык баш өянәген онытты, көндезләрен мендәргә баш куеп хәл җыеп тормый, тыр-тыр чаба. А.Гыйләҗев. Авылның бер очыннан икенче очына тыр-тыр чапты. Ф.Яруллин

3. хәб. функ. Кая да булса бик тиз һәм вак-вак атлап китүне белдерә. Пальто якасын күтәрдем дә, төенчекне аркага асып, тыр-тыр... Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә