ТЫ’РТ-ТЫРТ ИТҮ ф. 1) Өзек-өзек шартлаулы яңгыравык тавыш чыгару. Шул вакыт өйдән ниндидер кыштырдау, тырт-тырт иткән тавышлар килә башлады. Шәһри Казан 2) Автоматтан, пулемёттан кыска-кыска, еш-еш ату. Ул [пулемёт] өзек-өзек тырт-тырт итеп куйды, һавада утлы сызыклар сызды: зәңгәр җирлеккә кызыл җеп белән чигү чиккән сыман итте. Х.Камалов 3) Еш-еш, вак-вак атлау, йөгерү. Тырт-тырт итеп йөгереп йөрергә генә булсын инде аңа. Р.Вәлиев |