ТЫ’РТ-ТЫРТ иярт. 1. Өзек-өзек, кыска-кыска шартлаулы яңгыравык тавышны белдерә

2. рәв. мәгъ. 1) Кискен, кыска хәрәкәтләр ясап атлау, сикерү, ату һ.б. рәвеше; өзек-өзек хәрәкәтләнеп. Аннары ул безнең янда бик озак әйләнгәләп йөрде дә минем кулга бер язу тоттырды, ә үзе тырт-тырт сикерде дә күрше бүлмәгә кереп китте. А.Алиш

2) Еш-еш, вак-вак адымнар ясап; терк-терк. Аннан күрмәкче бүтән тавыклар да чыркылдаша башлады, шул арада эре кыяфәт белән тырт-тырт басып, озын каурыйлары як-якка таралып торган койрыгын селкетеп, кызыл кикрикле купшы әтәч килеп чыкты. Н.Фәттах. Дөрес, Мөнирҗан атлар карарга иртәрәк кузгала, аны озатып күп тә үтми, хисапчы да колхоз идарәсенә тырт-тырт атлап китеп бара. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә