ТЫРТ-МЫ’РТ ИТҮ ф. 1) Тегеләйгә-болайга атлау, йөгерү, әрле-бирле килү. Тырт-мырт итеп йөрү

2) Бик тиз ачулану, үпкәләү, башка кешеләр белән юньләп сөйләшмәү, ачык җаваплар бирмәү; киреләнү. Каты холыклы ир, тырт-мырт итеп, сызган шырпыдай тиз кабынып китә торган хатын белән килешеп тора алмый. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә