ТЫ’РТ-МЫРТ рәв. 1. 1) Еш-еш, вак адымнар ясап (атлау, йөгерү тур.). Тырт-мырт йөгерешкән кызларга карап елмаеп куйды ул. Кызыл таң

2) Юктан гына ачуланып, үпкәләп китеп, башкалар белән юньләп сөйләшмичә, ачык җаваплар бирмичә, киреләнеп. Оныкка бу ошамый, тырт-мырт сөйләшә. Ш.Галиев. Авылга кайтып хур булгач, бигрәк тә әнисенең, өстән төшерелгән күрсәтмәне үтәп, тырт-пырт сөйләшүеннән кәефе кырылган иде. Т.Галиуллин

2. с. мәгъ. Юкка ачуланучан, үпкәчән. Тырт-мырт кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә