ТЫ’РТ ИТҮ ф. 1) Тиз генә, кинәт, җәһәт, көтмәгәндә, берни аңлатып тормыйча чыгу, китү, берәр хәрәкәт ясау. Чөнки тегеләре тырт итеп борылалар да, шәһәргә китеп, шундый ук тракторга утыралар. Г.Рәхим. Ләкин ачуы чыккан кыз букетны чүп савытына томырды да, тырт итеп, тулай торакка йөгереп кереп китте. З.Мәхмүди

2) Үпкәләү, турсаю. Хәзерге кайбер яшь киленнәр төсле, тавыш чыккан саен, тырт итеп, әтиләренә йөгермәгән. Ә.Еники

Тырт иткән саен Кечкенә генә сәбәптән дә; берәр нәрсә ошамаса яки җае чыккан саен. Болар хакына авыр корбаннар булачак, мәгәр бу аяусыз хөкем тырт иткән саен качарга әзер торган солдат массаларын уйландырыр, революцион кагыйдәнең һәркем өчен бер икәнен күрсәтер! А.Гыйләҗев. Тырт иткән саен: «Мин марҗа түгел – татар», дияргә яратасың бит. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә