ТЫ’Р-ПЫР КИЛҮ ф. к. тыр-пыр итү. Капка төбендә Саимә белән саубуллашты да, тыр-пыр килеп, урман юлына чыгып чапты. М.Мәһдиев. Кешеләр янәшәңнән «Волга»да җилдереп үткәндә, тыр-пыр килеп, тузан эчендә мотоциклда чап-чап та, аннары үзеңне хөрмәт итүләрен, синең белән хисаплашуларын көт. Р.Вәлиев ◊ Тыр-пыр китерү Кешеләрне төрле якка бик тиз тарату, йөгертү. Дамба башында безне полиция тыр-пыр китереп куа башлады. М.Максуд |