ТЫ’Р-ПЫР иярт. 1. Берәр механизм, җайланма бик тиз хәрәкәт иткәндә, әйләнгәндә чыккан тавышны белдерә. Күршеңнең мотоциклы бер дә туктап тормый ахры, көн буе тыр-пыр. И.Нуруллин 2. рәв. мәгъ. 1) Шундый тавыш чыгарып. Мотоциклга атланган чая кыз, тиз килер дип өмет итеп, моторын тыр-пыр эшләтеп, түземсезләнеп калган иде. Ш.Галиев. Тынычлык юк инде анысы, машиналар, мотоцикллар тыр-пыр чабыша. Сөембикә 2) сөйл. шелт. Кеше сүзен кире кагып, кычкырынып. – Тыр-пыр торып әниеңнең эчен пошырма, бар, урамга чык! – дип кычкырды бабасы малайга. Кызыл таң 3. хәб. функ. Кычкырышу, кеше сүзен кире кагу. [Фәгыйлә] Садыйк агайның үзәгенә үтә: «Колхоз дисең дә тыррр-пыррр, совет дисең дә черрр-меррр...» Г.Толымбай |