ТЫРПЫЛДА’У ф. 1) Тик кенә тора алмау, бәргәләнү, китәргә ашкынып, кыбырсып, ярсып тору. Тере балык нинди чая, ничек тырпылдый! Ш.Галиев

2) Көчле тәэсир, кичерештән ярсып тибү (йөрәк тур.). Әйтерсең лә Госманның тырпылдаган йөрәгенә алмаз хәнҗәр кададылар, ул, тетрәнеп һәм калтыранып, ишекне ачып җибәрде. И.Салахов

3) Ашыгу, кабалану, түземсезләнү. Пенсиягә китәр вакытың якынлашканда, әллә ни тырпылдар чама юк шул. Ф.Садриев. – Сез, иптәш Вәлиев, кыз-катын төгел бит, нигә шылай тырпылдыйсыз? Нигә пожар чыккандай кабаланасыз? – дип, тезгенемнән тартып куйды. В.Нуруллин

4) Нинди дә булса борчулы уйлар, хисләр һ.б. тәэсирендә тынычсыз булу. Таңга кадәр тырпылдап ятты хатын, таң алдыннан соравын тагын кабатлады. А.Гыйләҗев

5) күч. Ашкыну. Аның хыялы күкләргә сыя алмыйча тырпылдый, һәм аның күз алдындагы Нәҗип шәүләсен, көтмәгәндә, Сабит абыйсы алыштыра. А.Гыйләҗев. Җан тырпылдый һаман күкрәкләрдә, көнләшәбез очкан кошлардан. Х.Гайнетдинов

Тырпылдап алу Бер тапкыр тырпылдау; бераз гына тырпылдау. Тырпылдап алды да тынды күбәләк. Ш.Маннур

Тырпылдап кую Тырпылдаган бер хәрәкәт ясау. Йөрәге тырпылдап куйды егетнең. А.Гыйләҗев. Хәер, менә бу җир белән мәшәләнә башлагач, күңеле тырпылдап куйды картның, ләкин ул белә: бу инде күкрәп утырган колхоз бакчасы түгел. Ф.Яруллин

Тырпылдап тору Һаман тырпылдау; сөйләү моментында тырпылдау. Сабан туена бер атна калды дигәндә, [ат] баскан урынында тырпылдап кына тора башлады. М.Гали. Сәхия моның шулай икәнлеген аңлый, ләкин машина күрүгә утырырга тырпылдап торган малайны нәүмиз итәсе килми, тагын күтәреп ала. Ф.Яруллин

Тырпылдый башлау Тырпылдарга керешү. Һәм шуның бик зур файдасы булды: Рухия тавышын ишеткәч, читлегеннән чыгардай булып тырпылдый башлаган йөрәге шактый тынычланып калды, фикерләре яктырып китте. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә