ТЫРПАЮ ф. сөйл. 1) Тураеп төрле якка чыгып, күтәрелеп тору, үрә тору (чәч, йон һ.б.ш. тур.). Минем тәннәремә каз ите чыга, чәчләрем тырпая. М.Мәһдиев. Мостафинның терсәге тырпайды, ул пистолетын тартып чыгарды. Х.Камалов. Муены тырпая, гәүдәсе турая, йөзенә алсулык йөгерә, күзләрендә очкын кабына. М.Әмирханов

2) Берәр нәрсә өстеннән ботак сыман булып чыгып, күтәрелеп тору (каты әйберләр тур.). Аркасыннан һаман да шул мылтыгының көпшәсе тырпайган. А.Хәлим. – Беркөнне минем агач фатирда булганыең бит әле, – дип сөйләп китте Акмал. – Идәндәге тырпайган кадакка эләгеп, түбәтәең җыртылганые. Л.Лерон

3) күч. Башкалар алдында үзен эре күрсәтергә тырышу, кәпрәю, тәкәбберләнү; һавалану. Шулай итеп, Чуракай карак айлар буе ат өстендә тасыраеп, тырпаеп йөри башлады. Р.Батулла

4) күч. Берәр нәрсәгә бик ачулану; үпкәләү; турсаю. Чөнки бит ул үзе дә әнә бер генә сүз дә әйтми, бөтен ачык җирен яшергән керпе шикелле йомылып, тырпаеп тик утыра. Ә.Еники. [Мәгъсүм:] Ә менә шул турыда сөйли башладыңмы бөтенләй тырпая. Р.Ишморат

Тырпаеп калу Нәрсәдән дә булса тырпайган хәлгә килеп, шуны сак-лау. Шул ук таушалган киемнәрдән, сәгать чылбыры гына юк та күлмәк төймәләрен ялгыш каптырган, якасы тырпаеп калган. А.Гыйләҗев. Тырпаеп калган тимерчыбык кисәге кыска булып чыкты, яңадан бәйләп куярга җитмәде. А.Вергазов

Тырпаеп китү Кинәт тырпаю. Ачулыга сәҗдә кылсаң, ул тагы тырпаеп китәр. Әйтем. Укытучысы да мактагач, канатлары тырпаеп киткән Шәрхемулла район гәҗитенә бара торган сукмакны да белеп алды. Ф.Баттал

Тырпаеп тору Озак вакыт дәвамында тырпаю; хәзер тырпайган хәлдә булу. Гөлфинур, стенага борылып, тырпаеп торган мүк кисәген бармагы белән ике арага төрткәли-төрткәли әйтеп куйды. А.Вергазов

Тырпаеп утыру к. тырпаеп тору. Ул үзенең булачак йортының сырлы шифер түбәсен күрде, тырпаеп утырган кызыл морҗасын күрде, бакча эчендә алмалар, карлыганнар күрде. Н.Фәттах. Чулман уртасында тырпаеп утырган утрау үткен хәнҗәрдән бер дә ким түгел. В.Имамов

Тырпая башлау Тырпаерга тотыну. Тургановның, аны күрүгә, йөзе үзгәреп китте, иреннәре калтырый, беләкләре тырпая башлады. Х.Камалов. Лесникның елмаю уңаена яткан мыегы тырпая башлады. М.Галиев

Тырпая төшү Бераз тырпаю; тагын да тырпаю. Колаклары тагын да тырпая төште. Т.Галиуллин. Яңаклары чокыраеп баткан, сөякләре тырпая төшкән. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә