ТЫРПАЙТУ ф. 1) Бармак, кул, чәч һ.б.ш.ны берәр якка аерып турайту. – Әле без никах укыттырмаган ич! – дип терсәкләрен тырпайтты. Т.Әйди. Офицер да аның соклангыч күз карашын сизде, ахры: «Фрегат!» – диде ул горур тавыш белән һәм баш бармагын өскә тырпайтты. И.Хуҗин 2) Берәр нәрсә эченнән, өстеннән һ.б. бүлтәйтеп, кабартып чыгару. Рәүф үзенекеләрне бер-берсеннән егермешәр адым калдырып тезде, чалбар кесәсен тырпайтыбрак торган борынгы сәгатен чыгарып, Гәүһәр апаныкы белән чагыштырды. А.Тимергалин. --- тәбәнәк коймалы ишегалларында чем кара мазутка буялып, кайсы кайда чәчелеп яткан эреле-ваклы болтлар, кырлы-сырлы гайкалар, кар эченнән кәкре башын тырпайткан трактор детальләре шул хакта сөйли. А.Вергазов Тырпайта бирү Тырпайтуын дәвам итү. – Сезнең кебек куркып, вакланып тормас идем, – диде Идрисов, энәләрен һаман тырпайта биреп. Х.Камалов Тырпайтып җибәрү Бераз гына тырпайту; тиз генә тырпайту. Рельс юлларын нәзегәйтеп-тарайтып йота сымак та, киресенчә, зур дөньяга мыек сымак тырпайтып җибәргән төсле. С.Шәрипов Тырпайтып кую Тырпайган хәлгә китерү. Әмма кара айгыр әкәмәт сизгер, янына бара башласаң, колакларын тырпайтып куя, күзләре фонарь кебек яна башлый, танау тишекләре киңәя. Ф.Яруллин. Рус теле укытучысы гадәтенчә өстенә ак кофта, кара юбка кигән, кыска, сыек саргылт чәчләрен күпертеп, тырпайтып куйган иде. Н.Фәттах Тырпайтып тору Озак вакыт дәвамында тырпайту. Өрми торган эт кебек үзләре килеп тешләгәнче, аларның нәрсәгә бәйләнәсен алдан күреп, мәче кебек, ис сизүче мыегыңны гел тырпайтып торырга туры килә. Т.Галиуллин. Ә мин, үртәп-үртәп, алтын бармакларымны тырпайтып тордым. Ә.Галиева |