ТЫРНАШУ ф. 1) урт. юн. к. тырнау. Акбүз атларга атланган ак киемле төркемнән берничә адым алдарак, төрлечә кыланып, ихахайлап, елап, тырнашып, юл буенча ниндидер карачкылар кыймылдый иде. Н.Фәттах

2) к. тырмашу (2 мәгъ.). Карый үзенең канлы аягына, Селкетмәкче була... юк... авыр: Кемне көтеп ятсын [Аникин] бу ят җирдә, Тырнашыпмы алга кузгалыр. Ф.Кәрим

3) күч. Авыр эшне үтәргә тырышу, маташу, азаплану

Тырнаша башлау Тырнашырга керешү. Эчтә мәчеләр тырнаша башласа да, үтә чыккан гамьсез кыланган булам. Р.Төхфәтуллин. Карттан ишеткән бу хәбәр аны дәртләндереп җибәрде, аңа яңадан көрәш рухы әйләнеп кайтты, ул тагы яшәү өчен тырнаша башлады. Ф.Бәйрәмова

Тырнаша бирү Бернигә дә карамый тырнашу

Тырнашып алу Бераз гына тырнашу. Эш чәч йолкышуга ук барып җитмәде, шулай да чеметешеп, тырнашып алырга өлгерделәр. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә