ТЫРНАШТЫРУ ф. 1) кбт. форм. к. тырнау. Малай әтисенең кабере өстенә капланып яткан, йөзе бер яктан күренеп тора, теле каралып авыз эченнән салынып чыккан, кул бармаклары зәңгәр-фиолет төсендә янган, бер аягыннан ботинкасы салынган, ә икенчесе белән, тырнаштырыптыр инде, кабер өстеннән байтак чирәм, кәс, кызыл балчык ишкән. М.Мәһдиев. Малай кыбырсый, әнисенең күкрәк турын тырнаштыра, мөгаен, тамагы ачкан иде. М.Маликова

2) Тиз-тиз генә тырнау; аннан-моннан гына тырнау. Безнең территория бу, дип, башын күтәрми генә, Мортазаның аяк очын себеркесе белән тырнаштырды ул. М.Маликова. Аерым кабер казырлык хәлләре булмагач, туң җирне тырнаштырып, өчесен бер кабергә салып кайттылар. Ф.Бәйрәмова

Тырнаштыра башлау Тырнаштырырга тотыну. Шуннан, нәрсә икән соң бу дип, таягым белән читләрен тырнаштыра башладым. Ә.Еники. Мин үзем сөялгән бүлмә тактасын тырнаштыра башладым. Г.Бәширов

Тырнаштырып тору Әле, сөйләү моментында тырнаштыру. Әнә шул шөбһәләнү аны гелән бимазалап, йөрәк тирәсен тырнаштырып торды, аңа тынгы бирмәде. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә