ТЫРНА’У ф. 1) Тырнак яки тояк очын батырып, берәр йомшак нәрсәне сыдыру, ерту, җәрәхәтләү. Кисәктән бер тавыш ишетсә, --- урынында утырып тора алмай, тешләрен шыкырдата, өстендәге киемнәрен ерта, тырнаклары белән аны тырный, моны тырный. К.Насыйри. Ялгыз калган ат җирне тырный, мин генә түгел, ялгыз калгач, ул да пошына, күрәсең. Д.Бүләков 2) Теләсә нинди очлы яки каты нәрсә белән сыдырып, эз калдыру. Ташның бер кырына очлы тимер белән тырнап, «Кәлимулла» дип язылган. А.Гыйләҗев. Карчыкларның сихер алачыгы ишегенә тырнап сызылган тамганың зурайтылган сурәте төшерелгән бит бу аланга! Г.Гыйльманов 3) Нинди дә булса каты нәрсә сыдырып, тәнне авырттыру, эзләр калдыру. Малайның битен куаклар тырный, бер ботинкасы төшеп калгач, ул икенчесен дә салып ыргыта. А.Тимергалин. Мидхәт Рамиләнең зәңгәр бизәкле фланель күлмәген сабынлап ышкыганда, түшендәге җөй учын тырнады. М.Маликова 4) күч. Күңел, шик, йөрәк сүзләре белән килгәндә, «өзлексез борчу, тынычсызлау, газаплау» мәгънәсен белдерә. Үзенең инде шулай йөгереп йөрер көннәренең мәңге кайтмаслык булып ерак калулары аның йөрәген тырный. А.Алиш. Үзебезнең Бишмунча авылында мәчет манарасын кистереп йөрүем исемә төшеп, җанны тырнады. Х.Камалов 5) күч. сөйл. Буразна яру, җирне сукалау, сөрү, эшкәртү. Бер-берсенә янәшә китереп тагылган тырмалар, очлы тешләре белән кылган үскән каты җир өстен тырнап бардылар да, сөрелгән җиргә җитеп, кинәт кенә йомшак кара туфракка чумдылар. Н.Фәттах. Яңа гына җир тырнап үткән трактор эзеннән башка бернәрсә дә сизелми. Д.Бүләков 6) диал. к. тырмалау. [Авыл халкына], күбесенчә, даланы айкап, коры үлән тырнарга һәм әрем чабарга туры килде. Ш.Камал 7) күч. сөйл. Ашыгып, теләр-теләмәс кенә, аннан-моннан, танымаслык итеп язу, сызгалау. Менә ул акрын гына кулын күтәрде, чыбык очы белән озаклап, теләр-теләмәс кенә мин язган сүзләрне бозды, гафу ит, дип ике сүз тырнады да, чыбыгын ташлап, өйгә кереп китте. Л.Ихсанова. Хәлим актыккы көчен җыеп торып утырды, үлә-нитә калса, кәфенлек урынына кирәк булыр дип, түшәктәге ак җәймәне җыеп тотты, аннары, ишек төбендәге соскыдан бер шакмак күмер алып, стенага язу тырнады: «Майя, миндә үлем авыруы». Г.Гыйльманов Тырнап алу Бер тапкыр тырнау. Шулхәтле мавыгып китәләр: сүзгә килеп, онык бабасының кулын тырнап ала, бабай оныкның ботын чеметә. Ш.Галиев. Көнләшмәсәм дә, эчемне нәрсәдер тырнап алды: шул чебешнең нәрсәсенә исе китте? Г.Якупова Тырнап бару Рәттән, шунда ук тырнау, озакка сузмыйча тырнау. Энем дә бик ярдәм итте бүген: без чапкан җирләрне тырнап барды. Р.Вәлиев Тырнап бетерү Барысын да тырнап чыгу; нык тырнау. Энәләрең белән бөтен җиһазыбызны тырнап бетерәсең! Л.Закирова. Тавыклар безнең ишегалдында йөреп, бар җирнең астын өскә китереп тырнап бетерде. Ф.Йосыпов Тырнап карау Берәр максат белән тырнау. Имеш, Наполеон урыслар турында болай әйткән: «Һәр урыс кешесен бераз тырнап карасаң, астыннан татар килеп чыгар», – дигән. Р.Батулла. Тырнап карыйм – таш кебек! М.Вәлиев Тырнап кую Кисәк кенә тырнау. Кинәт йөрәгем авыртып кысылды, үкенүдерме, икеләнүдерме – белмим нидер – бәгъремне тырнап куйды. Ә.Еники. Соңгы көннәрдә Зөһрә белән икебезнең арада барлыкка килгән салкынлык тагын эчне тырнап куйды. Н.Фәттах Тырнап ташлау Тиз генә тырнау. – Печән чапкан урынны гына тырнап ташла да, дусларың янына чыгарсың, – диде әти. Ш.Маннур Тырнап тору Сөйләү моментында тырнау; даими тырнау. Зарары юк микән ул каралы савытның, шул гына эчемне тырнап тора. Н.Фәттах. Сумкам юклыгы күңелемне гел тырнап тора. Ш.Җиһангирова Тырный башлау Тырнарга керешү. Ләкин бу курку карак мәче шикелле посып кына килә дә күңелне тырный башлый. Л.Ихсанова. Пират, көндәшенең үз улы икәнен күреп, тояклары белән җирне тырный башлады. Р.Сәгъди |