ТЫРНАНУ ф. кайт. юн. к. тырнау. Ул юлның әле бер ягындагы куаклар арасына, әле икенче ягындагысына кереп-кереп китә, иснәнә, аяклары белән җирдә тырнана да кабат юлга чыга, туктап, Данил белән Диләнең аңа якын килгәнен көтеп тора. З.Мәхмүди. Бакча башындагы тиреслектә тырнанучы әтәч-тавык халкы да каралты-курага таба йөгерә-кайта башлады. Р.Батулла

Тырнана башлау Тырнанырга керешү. Чуар тавык тагын шул урынга барып тырнана башлады. Р.Вәлиева

Тырнанып тору Хәзерге вакытта тырнану. Песи диванның нәкъ син утырырга ярата торган җирендә тырнанып тора иде, мине күрүгә үк диван артына кереп качты. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә