ТЫРНАКЛЫ с. 1) Тырнагы булган; билгеле сыйфаттагы яки сандагы тырнакка ия булган. Фирдүс сары тырнаклы каты бармаклары белән зәңгәр язулы «Беломор» кабын ертты, папирос алып, җәрәхәтле иреннәре арасына тыкты, аннары кабызып, олы бүлмәгә керде. М.Маликова. Башка рептилияләрнең икешәр пар очлыклары һәм һәр очлыкта тырнаклы бишәр бармагы бар. Т.Шакирова 2) күч. Усал, явыз. Тырнаклы адәм түрәне кол итәр. Мәкаль. Әмма киребеткән нәрсә, теле тырнаклы, һич игә китерә торган түгел. Ш.Маннур |