ТЫРНАК и. 1) Кеше бармакларының очында үсә торган каты мөгез катлау. Тырнаклары сынып, сыдырылып беткән икән картның, сул кулының ике бармагын түгәрәк пычкы кыеп төшергән икән. А.Гыйләҗев. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре – кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. М.Мәһдиев

2) Күп кенә хайван яки кош бармакларының очындагы очлы, кәкре мөгез үсенте. Капка-койма буйларындагы тузанлы баганаларга үрмәли-үрмәли, мәчеләр тырнак батырдылар, кичке якта өере-өере белән каргалар кычкырышып йөрде, зерәгә генә этләр өргәләп алды. М.Мәһдиев. Тилгән тырнакларын җәеп бәпкәгә үрелүе булды, көчек гәүдәсе белән бәпкәне каплады. Р.Батулла

3) Чана табаны белән үрәчәсен тоташтыра торган тешләрнең берсе; русчасы: копыл. Тайгак бозлы көпчәк тырнаклары арасында өзлексез чайкалып торган суык судан өс-башыбыз, гипслаган кебек, бөгелмәс булып катты, кул-аяк күшегеп бетте. С.Сабиров.

4) Тәгәрмәч тугымын бүкәнгә беркетә торган агачларның берсе; киги; русчасы: спица. [Имән:] Чөнки арба тәгәрмәчләренең тырнакларын, чананың табаннарын миннән ясыйлар. Н.Антонова

5) Бер баш сарымсакның аерым бүлемтеге. --- әрчеп-нитеп тормыйча гына, авызына бер тырнак сарымсак ыргытты. Ф.Садриев. Сабыегыз балалар бакчасына йөрсә, киндер-сюрприз савытына җеп тагып, аны берничә урыннан тишеп, шуңа бер-ике тырнак сарымсак салып, баланың муенына асып җибәрергә мөмкин. Кызыл таң

6) махс. Баганаларга, текә тауга менү өчен, аяк киеме өстеннән киелә торган һәм эчкә бөгелгән ягына тешләр ясалган урак сыман тимер җайланма; русчасы: когти. Шул вакыт минем тизрәк үсәсем, җилкәләремә тырнаклар асып, авыл урамнарыннан үтәсем, ак «чыбык»ларны зәңгәр һавага сузып, өйләрне өйләргә тоташтырасым килде. Ф.Яруллин. Аягына озын тимер тырнаклар тагып, багана башларына менеп йөрде. Р.Фәизов

7) Тауларда, таш кыяларда яки юеш үләндә йөргәндә таеп егылмас өчен, аяк киеменең табанына беркетелә торган ыргак сыман җайланма; русчасы: шип. Кайгырма, Гозәир бабай, минем аякларда хәзер корыч тырнаклар. Т.Гыйззәт

8) Салам түбә өстенә аркылы яткырылган колгаларны тотып торыр өчен, буй колгаларга беркетелгән кыска агач казык // Түбәдә су улагы беркетелә торган агач казык

9) Берәр әйберне тотып тору өчен, металл яки башка нәрсәдән ясалган теш. Йөзекнең кашы төшкән, кашны тотып торган тырнаклар эчкә яньчелеп кергәннәр. Ә.Фәйзи

10) лингв. Текстта туры сөйләмне, цитаталарны, аерым кайбер предмет исемнәрен, шулай ук шартлы һәм иронияле мәгънәдә кулланылган сүзләрне һәм гыйбарәләрне аера торган парлы тыныш билгесе (‘ ’, яки « », ешрак куштырнак формасында кулланыла). Язуда мондый сүзләр тырнаклар эченә алып күрсәтелә. Г.Алпаров. Тырнак эченә алып язылган «кыз» сүзе «кыз түгел» дигән кире мәгънәдә, мыскыл рәвешендә генә әйтелергә һәм язылырга мөмкин. Н.Исәнбәт

11) күч. тырнагы тарт. форм. Рәхимсез хакимлек, бәйлелек. Ул укыганда, тамакка нәфрәт төере тыгыла, шагыйрьләрне фашизм тырнагыннан азат итәр өчен, бөтен Җир шарында чаң кагасы килә. Р.Мостафин. Шушы минутларда улым үлем белән тартышып ятадыр да, мин генә аны әҗәл тырнагыннан тартып алып калырмын кебек. В.Нуриев

Тырнагына да тормау к. кисеп ташлаган тырнагына да тормау. Җәләй Фатыйманың салпы ягына салам кыстыруны дәвам иттерде: – Мулла кызы Сания синең тырнагыңа да тормый, махы бирдең... Ә.Галиев. Тырнагына да тормас кеше белән сүзгә килгән бит. Г.Галиев. Тырнагын да тидертмәү Кемне яки нәрсәне дә булса икенче берәү һөҗүменнән, рәнҗетүеннән саклау. Туган анам – сөйгән Ватаныма Тырнагын да [фашистның] тидертмәм. М.Җәлил. Тырнак астына алу 1) Икенче берәүне яки җәмгыятьне үзенә тулысынча буйсындыру, бәйле итү. Буржуйларга безне бетерү кирәк, Сугыш кирәк буржуй халкына, Базар кирәк, Безнең ирекле илне Алу кирәк тырнак астына. Һ.Такташ; 2) Бетерү, юк итү. Тырнак астында Кемнең дә булса көчле хакимлеге, контроле, басымы астында булу. Франко режимы илне тимер тырнак астында тоткан дәвердә Гарсиа Лорканың китапларына үз илендә дөнья күрергә насыйп булмый. М.Галиев. Тырнак астыннан кер табу к. тырнак астыннан кер эзләү. Сезгә тагын бер үтенечем бар: бу хат турында берүк Хөснуллага сиздерә күрмәгез; тырнак астыннан кер тапкандай, аңа тагын бәйләнергә, авызын-борынын турсайтып, тузынып йөрергә сылтау булмасын иде. С.Сабиров. Эзләсәң, тырнак астыннан да кер табыла. Л.Ихсанова. Тырнак астыннан кер эзләү Берәр кешенең булмаган яки вак-төяк гаепләрен күпертеп күрсәтү, бәйләнергә сылтау табарга тырышу. Арада, тырнак астыннан кер эзләп йөрмиме бу, дип, профессорга шикләнеп һәм өнәмичә караучылар да булды. М.Маликова. Тырнак астыннан кер эзләү олы вакыйгалардан читләштерә. Т.Галиуллин. Тырнак басарлык урын булмау к. инә төртерлек урын булмау. Кәнсәләрнең югарылы-түбәнле өч киштәсендә тырнак басарлык буш урын юк. Ш.Камал. Тырнак батыру Һөҗүм итү. Ирек үзенең җилкәләренә баскан ялганның тырнак батыруын сизеп куйгандай булды. Ф.Садриев. Җиңел булганмы ул, илебезне, аңа фашист тырнак батыргач, солдат киеменә киендерү?! Р.Харис. Тырнак башы хәтле (кадәр) к. тырнак очы кадәр. Тырнак белән дә чиерттермәү (чиертергә ирек бирмәү) Кемне дә булса кыйнарга, кыерсытырга, рәнҗетергә мөмкинлек бирмәү. Ул авыл малайларын куркытып торса торды, әмма энесенә тырнак белән дә чиерттермәде. Казан утлары. Тырнак белән дә чиертмәү Кемгә дә булса сукмау, зыян китермәү, аны кыерсытмау, гомумән аңа кагылмау. Юк, әгәр шулай дип кычкырсаң, тырнак белән чиертәчәк түгелләр. Г.Бәширов. Тырнак белән дә чиртмәм, ышаныгыз, Шәрифҗан әфәнде, кем әйтмешли, өрмәгән урынга да утыртмам. И.Юзеев. Тырнак кабарту Кемгә дә булса ачулану, аңа каршы сүз әйтергә җыену. Тырнакларын кабарткан бу көяз ханымны күргәч, ул югалып калды. Кызыл таң. Тырнак карасы кадәр к. тырнак очы кадәр. Юк инде, булмаса булмас ул аңа барыбер тырнак карасы кадәр дә хыянәт итәргә тиеш түгел, күңеле белән дә, уе белән дә хыянәт итәргә тиеш түгел! Н.Фәттах. Тырнак күрсәтү Усал табигатен, үзендә көч барлыгын һәм кирәк очракта көч кулланудан да тартынмаячагын сиздерү; куркыту. Тырнак күрсәтеп, бөтен авыл яшьләрен куркытып яшәргә өйрәнгән инде ул шулай. Ш.Маннур. Тырнак очы белән дә кагылмау Үпкәләтмәү, тимәү; намусын пычратмау. Бу егет миңа тырнак очы белән дә кагылмады, гомер аяк басмаган таныш түгел аулак бер урамда ялгызымны бастырды да калдырды. Р.Габделхакова. Карчык, югарыга төбәлеп, аһ-зар килде: – Ирегем бит тырнак очы белән дә кагылмаган! Р.Камал. Тырнак очы белән дә тимәү к. тырнак очы белән дә кагылмау. Тырнак очы белән дә тимәдем! З.Мәхмүди. Эчте Капитан, бәйрәмнәрдә «мин кавалерист» дип күкрәк төйде, ә өйдә мәче кебек: авызыннан сүзе чыкмый, Яңылга да тырнак очы белән дә тигәне юк. Р.Камал. Тырнак очы белән дә чиертмәү к. тырнак очы белән дә кагылмау. Зөлфия, үзең беләсең, гомергә сиңа авыр сүз әйткәнем, тырнак очы белән чиерткәнем юк. И.Юзеев. Тырнак очы кадәр (кадәрле, хәтле) 1) Аз гына да; бөтенләй. Тырнак очы кадәр гаебем булмаса да, бәладән башаяк, диде. Г.Галиев; 2) Бик кечкенә, бик аз. «Бәлки әле, чыннан да, Сария янындагы төнге кунак Хатыйп булмагандыр», – дигән тырнак очы кадәрле генә бер өмет кисәге, таң алдыннан таралган сыек томан кебек, эреп юкка чыкты. Ш.Җиһангирова. Тырнак пычрату к. кул пычрату. Андый маңка Куйлар илә нигә тырнак пычратырга кирәк! Г.Тукай. Тырнак та тидермәү к. тырнак белән дә чиертмәү. Кызыгызга тырнак та тидергәнем юк, әллә кемнәр сүзенә ышанып йөрмәгез. Сөембикә. Тырнак тирләтү Бик нык оялту, оятка калдыру. Кыланышлары белән тырнак тирләтәләр. К.Тинчурин. Бу «роман»ның тырнак тирләткеч тәфсыйләтен --- башыннан кичергәндә, дөньяда күпне күргән, картая башлаган доктор Хөсәен унсигез яшьлек яшь егет шикелле кызарды. Г.Рәхим. Тырнак хәтле к. тырнак очы кадәр. Сезнең хакта тырнак хәтле дә яман уйда түгелмен, Гайшә ханым! Г.Кутуй. Берәү урманда тычкан уты табып учына куя да: «Тырнак хәтле генә мәхлук, кара син аны ничек яктырта!» [ди]. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә