ТЫРМАШУ ф. 1) урт. юн. к. тырмау. Аннары чәч йолкыштылар, тырмаштылар һәм, тәтелдәшә-тәтелдәшә, яңакларын чәбәкләштеләр дә шуның белән вәссәлам. Ф.Баттал. Чәчләрен йолкышып, йөз-битләрен тырмашып котыра-тилерә кыйнашты алар. Р.Сәгъди 2) Тырнаклар, тояклар һ.б.ш. очлы, тешле нәрсәләр белән казыну; тырнашу. Капкынга эләккән җәнлек шикелле, үзен үзе белми тырмашты. Х.Камалов. Ирекнең болай да күкрәгеннән чыгарлык булып типкән йөрәге чатнап китте, ул кулы белән тырмашты, тыпырчынмакчы булды, бер генә мизгелдә үзен буган кешенең күлмәк якасына бармакларының керүен сизде, һәм ул аны аска тартып умырып төшерде. Ф.Садриев 3) Тырнаклар, бармаклар белән ябышып, өскә яки алга таба үрмәләү, шуышу. Ул көч-хәл белән тырмашып аягына басты, үрмәләп диярлек текә сукмак буйлап өскә менде. А.Гыйләҗев. Ләкин шулай булса да, торып басарга, баса алмаса, үрмәләп булса да тырмашырга, алга барырга кирәк иде. Ф.Садриев 4) күч. Теләгенә ирешү өчен, бернинди каршылыкларга, авырлыкларга карамыйча, бик нык бирелеп, бар көчен куеп, тырышып эшләү. Әлбәттә, дөнья мин сурәтләгәнчә үк ямьсез түгел, тырмашсаң, кояш төшмәгән җирдә дә яшәп була. Т.Миңнуллин. Күзебез күргәндә, колакларыбыз ишеткәндә, аякларыбыз йөреп торганда тырмашырбыз инде анысы. Бирешмәбез. А.Хәсәнов Тырмаша башлау Тырмашырга керешү. Җан-фәрманга тыпырчыну да ярдәм итмәгәч, чынлап торып тешләшә, тырмаша ук башлады. М.Хәсәнов. Баш миенең бер почмагына кереп оялаган шомлы уй бераз гына онытылып тора да тагын тырмаша башлый, өскә чыга, аннары бөтен күңелне актарып ташлый. Р.Вәлиев Тырмаша бирү Бернигә дә карамый тырмашу, тырмашуын дәвам итү. Бернинди кыенлыкларга да карамый тырмаша бирде ул. Сөембикә Тырмаша тору Озак вакыт дәвамында тырмашу; сөйләү моментында тырмашу. Тырмашабыз инде, тырмаша торгач, картаеп та барабыз инде. Н.Нәҗми |