ТЫРМАЧЫ и. Сөрелгән җирне атлы һ.б. тырма белән тигезләүче, гомумән тырма белән җир йомшартучы кеше. Әй, тырмачы малайлар бригадасы, минем янга! Т.Гыйззәт. Минем шикелле тырмачы малайлар, атлары да җәһәтрәк атласын, күңеллерәк тә булсын дип, бераз барган саен, я кычкырып, я сызгырып җибәрәләр. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә