ТЫРМАЧЛА’У ф. 1) Аркылы-торкылы тырнап бетерү, ермачлау; эзләр калдыру. Кем язган аны [шигырьне] һәм ни өчен республика Верховный суды бинасындагы бүлмә диварына тырмачлаган. Г.Тавлин

2) Җирне тупас итеп, аркылы-торкылы казу, аннан-моннан сөрү, эшкәртү, тырмалау. Гайфи кабер өстенең үзе көрәге белән тырмачлаган җирләрен кабаланып күмәргә тотынды. Г.Тавлин. Трактор аламасы уйлап тапканчыга чаклы җир тырмачларга, утырып йөрергә яраган. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә