ТЫРМА’У ф. диал. 1) к. тырнау. Чардуганнар арасы тар, Альберт белән Кендекнең курткалары ертылып бетте, җитмәсә, агач ботаклары йөзне тырмый, пәрәвез авызга керә. З.Мәхмүди. Аунап, җир тырмап кычкырыр иде, халык карый. Н.Кәримова

2) к. тырмалау. Гүя аның бишекле күкрәген кемдер арендага алган да шунда җир сөрә, тырмый, чәчә, ура, анда тамырдай каты куллары белән туфрак йомшарткандай итеп, үзенә кирәк максатларда файдалана, тик Сәдитнең үзен генә кертми иде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә