ТЫРМАНУ ф. 1) Тырнаклар, тояклар һ.б.ш. очлы әйберләр белән нәрсәне дә булса эз калдырырлык итеп берөзлексез сыдыру, тырнау. --- буыны ару-талуны белмәс Йосыф карт инде бетәште: биле бөкрәйгән саен, күз күреме тарайды, иелгән башы җирне һәм шул җирдә тырманган кешенең хәлсез аякларын гына күрде. А.Гыйләҗев. Ишегалдында тырманып тыныч кына йөргән кызыл әтәч, титибикәләрен ияртеп, абзарга ук кереп китә. Н.Әхмәдиев 2) күч. к. тырмашу (4 мәгъ.). Юккамы шул хәтле тырыша дип беләсең? Ул үзе өчен тырмана. Ш.Камал Тырманып йөрү Озак вакыт дәвамында тырману; хәзерге моментта тырману. Алай да беренче айларда яңа фатирга кот кертү мәшәкатьләре, дүрт сутыйлы бакчада тырманып йөрүләр бар көчне алды, әйткәләшүләр зурга китмәде. М.Маликова Тырманып тору Сөйләү моментында тырману; әледән-әле тырману. Тырманып торган тавыкларның бодайга бик исләре китмәде. Р.Вәлиева |