ТЫРМАЛА’У ф. 1) Җирне тырма белән йомшарту, тигезләү, сөргәннән соң калган кантарларны ваклау. Зур галим булгач, иген игүдән бизсәң дә, тырма тырмалауларың сагынып сөйләргә хатирә булыр, ди. М.Хуҗин. Җир сөрергә, йөк сөйрәргә, тырмаларга, һичшиксез, ун-унике ел яраклы булачаклар әле алар. З.Зәйнуллин

2) Тырма яки тырмавыч белән чабылган яки чәчелгән печәнне, саламны җыю яисә аралаштыру. Зират өсләрен тырмаладым, тагын кемнеңдер бакчасын тырмаларга булыштым, мунча салганда, бүрәнәләр дә тарттырдым, урманга да барып кайткаладым. Т.Миңнуллин

Тырмалап бару Шунда ук тырмалау, бар булганын рәттән тырмалау. Әти алдан чәчеп бара, мин аның артыннан тырмалап барам. Г.Бәширов. Берәүләр сөрде, икенчеләре арттан тырмалап барды. Н.Фәттах

Тырмалап бетерү Тырмалауны төгәлләү, барысын да тырмалау. Бервакыт, инде эшләп арыганнан соң, укытучыбыз: «Менә шушы түтәлне казып, тырмалап бетерәсез дә кайтарам», – дигән шатлыклы хәбәрен игълан итте. Э.Фатыйхова

Тырмалап йөрү Хәзер тырмалау белән мәшгуль булу. Әти печән чапкан урынын тырмалап йөри иде. Р.Вәлиев

Тырмалап килү Акрынлап, рәттән, эзлекле рәвештә тырмалау. --- шунда ук ашлык чәчүче ир-атлар һәм алар артыннан җирне тырмалап килүче хатын-кызлар төркеме пәйда булуы да гаять табигый. Ватаным Татарстан

Тырмалап тору Әле, сөйләү моментында тырмалау; даими тырмалау. Җәен-кышын дигәндәй, вак тешле тырмалары белән җил тырмалап торган тау ярыкларында нинди үсемлек тамыр җибәрә алсын? А.Хәсәнов

Тырмалый башлау Тырмаларга тотыну. – Бүген үк, хәзер үк тырмалый башларга, чәчә башларга кирәк, – диде. Н.Фәттах. Мөбарәк 12 – 13 яшендә үк өлкәннәр белән беррәттән җир сөрә, тырма тырмалый башлый. Ватаным Татарстан

Тырмалый бирү Бернигә дә карамый тырмалау. Без килгәнне күрсә дә, эшен туктатмады, тырмалый бирде ул. Р.Вәлиев

Тырмалый тору Булган берсен тырмалау; һаман тырмалау. Эш җайга салынган безнең: абый баса тора, без тырмалый торабыз. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә