ТЫРМАЛАНУ ф. төш. юн. к. тырмалау. Мин, аркам белән мичкәгә терәлеп утырган көе, юл читендәге яшел чирәмле канауларны, көрәнсу туфраклы тырмаланган басуларны күзәтеп, уйга талып барам. Г.Галиев. Сәрвия сменасын тапшырып ашыгып кайтканда, әтисе Мостафа, киртәгә таянып, тоташ тырмаланган бакчага таң калып карап тора иде. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә