ТЫРМАВЫЧ и. 1) Печән, салам җыю өчен, сәнәккә охшаш озын һәм бер якка кәкрәеп торган тешләре булган озын саплы авыл хуҗалыгы коралы. Печән калын, тырмавычлар тиз тула, тибәбез күтәртү тимеренә, ярга йөгереп килгән дулкыннар кебек, печән тезмәләре кала. Р.Газиз

2) Ярым әйләнә рәвешендә бөгелгән озын, нечкә тимер тешләре белән урылган, чабылган печәнне, саламны җыеп, өемнәргә салып бара торган бер күчәрле авыл хуҗалыгы машинасы. Атлы тырмавыч. Ян тырмавыч. Асылма тырмавыч

3) сөйл. Тырма, кул тырмасы. Кече капка ачылганны ишеткәч, ул, кулына бәләкәй тырмавыч тотып, бакчасыннан чыкты. А.Тимергалин. Тырмавыч белән түтәлләрне яңадан тигезләде ул. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә