ТЫРМА и. 1) Сөрелгән җирнең кантарларын ваклый, туфракны йомшарта торган авыл хуҗалыгы коралы. Шундук тубалларын киеп алып, эшкәртелгән җиргә икесе ике яктан чәчеп чыгалар һәм тимер тырма белән орлыкны күмдереп тә куялар. М.Хәсәнов. Теләсә кайсы басуыгызга кереп китим мин сезнең – шунда уҗым арасында тимер тырма таба алам. М.Мәһдиев

2) Салам һәм печән җыяр өчен яки түтәлләрне йомшартыр өчен кулланыла торган озын саплы тешле эш коралы. Кояш кыздыра башласа, тырма белән печән җыйды, чүмәлә салды. З.Зәйнуллин. Энесе Үсәр исә, кулына кечкенә тырма алып, әнисе казыган түтәлләрне тигезләргә кереште. Ф.Зыятдинов

3) Сөрелгән җирне атка яки тракторга тагылган махсус корал белән йомшарту эше. – Тырмага барырга вакыт, – дигән ачулы тавышы ишетелде. Һ.Такташ. Ай-һай, тырмага бер төшеп китсәк, тиз генә булыр микән ул иркен вакыт. Н.Әхмәдиев

◊ Тырманың сирәге яхшы Мәҗлестә күп кеше тыгызланып утырганчы, халык азрак булганы уңайрак, дигәнне аңлата. Тырманың сирәге яхшы. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә