ТЫРКЫЛДА’У ф. 1) Вак-вак адымнар белән кызу гына атлап бару, йөгерү; тырык-тырык итү. Бөтен күрше-тирәләр үз «Жигули»ларында типтергәндә, нигә әле без генә җәяү тыркылдарга тиеш? Ф.Яруллин. Яңагыңа сыласа, кан әйләнешең яхшырыр, азрак акыл керер, теләсә кайсы матур аяклы, кыска итәкле артыннан тыркылдамассың, урам эте кебек. Т.Галиуллин

2) Хәрәкәт иткәндә җиңелчә, еш-еш дыңгырдау. Трактор тыркылдап урынында берничә тапкыр селкенде дә Гобәйдулла көчәнә-көчәнә күтәргән якка, алга ыргылды. З.Зәйнуллин. Тырык-тырык тыркылдап барган поезд тәгәрмәчләренең тавышына уралып, шундый уйлар буталды Виленның башында. М.Маликова

3) Өзек-өзек тавышлар чыгарып эшләү, тыр-тыр, пык-пык итеп тору (машина, трактор һ.б.ш.). – Монысы нәрсә тагын? – дим, мотоцикл тыркылдавын җиңәргә тырышып. М.Яһудин. Шул мәлдә ул, бәрән, сарык тавышларына кушылып, мотоцикл тыркылдаганны ишетте. Ф.Җамалетдинова

4) Берәр уен коралында өзек-өзек көй чыгарып, аннан-моннан уйнау. Гармун тыркылдаганы ишетелә

5) күч. диал. Күп сөйләү, такылдау. Тыркылдама әле, ишетелми

Тыркылдап тору Сөйләү моментында тыркылдау; һаман, даими тыркылдау

Тыркылдый башлау Тыркылдарга тотыну. Трактор, бульдозерлар тыркылдый башлагач та, күңеле тизрәк урамга тартты. Ф.Җамалетдинова. Билен биштән буып, авырлык белән генә тыркылдый башлады ул. К.Кара

Тыркылдый бирү Тыркылдавын дәвам итү. Без әле һаман тауга табан тыркылдый идек. Р.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә