ТЫРАКЛА’У ф. Бер аяк белән генә сикереп йөрү, бер аякка гына көч куеп йөрү; титаклау. Агач бүкән шикелле төз катып авыз ачып торды да тиз арада өенә тыраклады. Ә.Баян. Бераздан тауны бер аягы белән шуып, бер аягында тыраклап төшкән Сәетҗан да халык алдына килеп ауды. В.Нуриев Тыраклый башлау Тыракларга керешү. Аңлатып бетергәнне дә көтмәде, тыраклый башлады карт. Р.Вәлиев Тыраклый бирү Бернигә дә карамый тыраклау. Бабай безне көтеп тормады, тыраклый бирде, шулай да вакыт-вакыт артына карап алды үзе. Ш.Маннур Тыраклый тору Алданрак, берәр эш-хәлгә кадәр тыраклау. – Син ял итеп ал, без тыраклый торыйк, – диде Сәлим, көтмәгәндә. Кызыл таң |