ТЫРАЙ и. Агач яки берәр каты әйбернең кечерәк йомры кисәге. Фоат тырайны тибеп җибәрде, башкалар аның артыннан йөгерде. Ш.Маннур. Тырай чокырга якын килә башласа, тиз генә читкә тибеп, тагын дәвам итте. Казан утлары ◊ Тырай тибү Эшләмичә, вакытны бушка уздырып йөрү; эшсез йөрү, тик йөрү. Мин әлеге әсәремне язып бетергәч, иркенләбрәк бер унбиш көн тырай тибеп йөргән, бушанып калган идем. М.Мәһдиев. Иң мөһиме: балаларның, үсмерләрнең урамда тырай тибеп йөрергә вакытлары калмаска тиеш. Р.Миңнуллин |