ТЫПЫРЧЫНУ ф. 1) Борчылып, ризасызлык белдереп яки берәр җиргә ашкыну сәбәпле, аякларны бер урында тыпырдатып тору. Әллә ни гөжләүгә, атларым тыпырчынуга уянып китсәм, кап-кара өермә өстемә килә. Г.Хөсәенов. Аяклары белән күпме генә тыпырчынмасын, башын ничаклы гына боргаламасын, гәүдәне әйләндерер өчен таяныр урын юк иде. К.Кәримов 2) Берәр нәрсәдән яки кеше кулыннан ычкыну, котылу өчен, бар хәлгә тәне, кул-аягы белән тиз-тиз тәртипсез хәрәкәтләр ясау, бәргәләнү, чәбәләнү. Заһидә ычкынырга тырышып тыпырчынды. М.Маликова. Кәҗәнең муеныннан сыйпаштырып иркәли генә башлаган иде, тегесе нигәдер тыпырчынып торып китте. Г.Якупова 3) күч. Нинди дә булса бәйлелектән, уңайсыз хәлдән котылырга омтылу. Кеше әле үзенең нәрсә көткәнен белми, ләкин күңеле өзгәләнә инде, тыпырчына. М.Мәһдиев. Камиләнең кая барып бәрелергә белмичә тыпырчынган тәне һәм җаны тынычланып китте. Ф.Бәйрәмова Тыпырчына башлау Тыпырчынырга тотыну. – Юк, юк, – дип тыпырчына башлады ул, – дөресен укы! М.Мәһдиев. Бала инде ярыйсы ук тибенә башлаган иде, хәтта төннәрен йокларга да ирек бирми, мин бит дөньяга килергә җыенам, үзең күпме көттең, ә үзең йоклап ятасың, дигәндәй тыпырчына башлый. М.Кәбиров Тыпырчына бирү Бернигә дә карамый тыпырчыну, тыпырчынуын дәвам итү. Шулай бер урында тыпырчына бирәм, тирә-якны да аера алмыйм. К.Юлдаш. Тр-р, хайван! Ул тыпырчына бирә, апа тегене астан кармалый. З.Сөнгатуллина Тыпырчынып алу Аз гына тыпырчыну. Алай да күңеленең бер почмагында ниндидер җылылык уянды, йөрәге тыпырчынып алды. Ә.Сафиуллин. Балык, мескен, бер-ике мәртәбә тыпырчынып алгач, тынып калды. Р.Сәгъди Тыпырчынып карау Тыпырчыну омтылышы ясау, тыпырчынырга тырышу. Кыз тавышланып, тыпырчынып караса да ычкына алмады. И.Хуҗин. Әхмәт бәк тыпырчынып караган иде дә, үзен хөкүмәт даирәсенә керткәннәрен белгәч, ул да телен тешләде. М.Әмирханов Тыпырчынып кую Бер тапкыр тыпырчыну. Моны күргәч, яр читендә йөзеп йөргән Балык тыпырчынып куйган. Әкият. – Чынмы? – дип, Идрисов сөенеченнән тезләнгән урынында тыпырчынып куйды. Х.Камалов Тыпырчынып тору Сөйләү моментында тыпырчыну; озак вакыт дәвамында тыпырчыну. Кайчандыр минем дә тыпырчынып торган җаным бар иде. И.Юзеев |