ТЫПЫ’Р-ТЫПЫР иярт. 1. Каты басып биегән вакытта яки җиргә каты итеп еш-еш басканда барлыкка килгән тавышны белдерә. Концертта, Тыпыр-тыпыр, Тыпыр-тыпыр, Сылу кызкай өзә генә! Р.Миңнуллин. Зәй юлыннан җиде-сигез малай, тыпыр-тыпыр, ялан тәпиләр белән юл тузанына чигү чигеп, Баграҗга кайтып киләбез. Шәһри Казан 2. рәв. мәгъ. Шундый тавыш чыгарып. Шуны гына ишетүгә, ата каз, нишләргә белмичә, әй тотына баскан урынында тыпыр-тыпыр биергә! Г.Бәширов. Имамлыгымны онытып, тыпыр-тыпыр биеп китәсем, очып йөрисем килә, табибә! А.Тимергалин |