ТЫПЫРДАШУ ф. урт. юн. к. тыпырдау. Матур сөйләшеп торган кешеләр төрткәләшкән терсәкләр, тыпырдашкан аяклар, күтәрелгән күлмәкләр, тузгыган чәчләр йомгагына әверелә. Ш.Галиев Тыпырдаша башлау Тыпырдашырга тотыну. Музыка тавышын ишетүгә, кызлар тыпырдаша ук башладылар. Р.Вәлиева Тыпырдашып алу Бер тапкыр яки кыска вакыт аралыгында тыпырдашу. Барысы да бөтен: ишегалдында җанга газиз печән кибәне исе, абзарда сыер мышный, сарыклар тыпырдашып ала, мунча артында пуф-пуф итеп Капитан йоклый, өйалдыннан тәмле шулпа исе килә, күктә йолдызлар калка, чикерткәләр чурлый, чык төшә. М.Мәһдиев Тыпырдашып кую Кинәт тыпырдашу. Ара-тирә сыер мышнап ала, сарыклар тыпырдашып куялар. М.Мәһдиев Тыпырдашып тору Сөйләү моментында тыпырдашу; озак вакыт дәвамында тыпырдашу. Базарда җәй булса – кара-чутыр чегән хатыннары төсле каешланып, кышкы суыкларда, туңмас өчен дип, ярты стаканны җибәреп, мех бияләй кигән кулларын суккалый-суккалый, көннәр буе тыпырдашып торалар бит, бичаралар. Г.Галиева |