ТЫПЫРДА’У ф. 1) Каты нәрсәгә, җиргә бер-бер артлы төшеп, басып, сикергәләп, тыпыр-тыпыр иткән тавыш чыгару. Каршы землянка янында атларның тыпырдавы, пошкыруы, тезген чылбырларының зыңлавы һәм кемнәрнеңдер аерата ачык, ләкин ят тавыш белән сөйләшүе ишетелде. А.Расих. Колакка нинди ятышлы-ягымлы аның нәни тояклары белән тыпырдавы! М.Хуҗин 2) Бию хәрәкәтләре ясап, аяклар белән еш-еш басу. Бармаклары – кылларны чиртүдән, аяклары тыпырдаудан бүтәнне белми. М.Маликова. Әле «Әпипә»гә, әле «Калинка», «Лезгинка», «Краковяк»ка тыпырдады кыз. Г.Әдһәм 3) Берәр эш эшләргә дәртләнеп, бер урында аякларны биетеп кую, тик кенә басып тора алмау, бер урында сикергәләнү, еш-еш таптану. Мәрьямбикә эссе табага басты: тыпырдый, очына, оныкларының әле берсенең, әле икенчесенең аркасын барып кага, ни кылырга белми, башы тәмам миңгерәүләнде. А.Гыйләҗев. Аяклар үзеннән-үзе тыпырдый. М.Маликова 4) Арлы-бирле сугылу. Тыпырдый, боргалана, ычкынып качмак була. Г.Сабитов 5) Тып-тып иткән тавышлар чыгарып, еш-еш таму. Әй, тамчылар икән бит, өй түбәсендә тыпырдап бииләр икән! М.Хуҗин. Куе тирәкләрдә кошлар чыркылдашты, ара-тирә, алар пырхылдап очып киткәндә, яфраклардан чык тамчылары тыпырдап өстемә коелды. Д.Бүләков 6) күч. Еш тибү; кагу (йөрәк тур.). Шулай итеп, йөрәк тыпырдаудан туктады, бүрек эче иркенәеп калды. Ф.Хөсни Тыпырдап алу Аз гына тыпырдау. Әхмәт вальс көенә бер тыпырдап ала да Мәрьям каршына килеп баса. Ф.Яруллин. – Мин әзер, җибәр яучыңны, – дип, егет каршында бер тыпырдап ала да иптәш кызлары белән юлын дәвам итә. Г.Габидуллина Тыпырдап кую Бер яки берничә тапкыр гына тыпырдау. Карчык кинәт утка пешкән кебек баскан урынында тыпырдап куйды, куллары хәрәкәткә килде. Х.Камалов. Шактый ук күшеккән бай баскан урынында тыпырдап куйды. И.Сираҗи Тыпырдап тору Озак вакыт тыпырдау; сөйләү моментында тыпырдау. Нурания баскан урынында тыпырдап торды: ни алырга, ни куярга белмәде. Р.Камал Тыпырдый башлау Тыпырдарга керешү. Шунда ук кабина түбәсендә эре-эре яңгыр тамчылары тыпырдый башлады. Г.Сабитов |