ТЫПЫРДАТЫП рәв. Тыпыр-тыпыр иткән тавышлар чыгарып (бию, атлау һ.б.ш. тур.). Үзебез программа төзибез, үзебез чатнатып шигырь сөйлибез, тыпырдатып биибез, сагышлы мәхәббәт җырларын сузабыз. Л.Шагыйрьҗан. Ата-бабаларың намазга дип утырган идәннәрне тыпырдатып биергә ничек җөрьәт итмәк кирәк? Г.Әдһәм

Тыпырдата башлау Тыпырдатырга тотыну. Ашап хушланган бала, велосипед педале әйләндергәндәй, җәһәт-җәһәт, алмаш-тилмәш тәпиләрен тыпырдата башлады. Г.Сабитов. --- егет, үзе дә сизмәстән, бармакларын тыпырдата башлады. Р.Вәлиева

Тыпырдатып алу Берникадәр вакыт, аз гына тыпырдату. Тәкъдим ителгән урынга утыргач, лаклы туфлясын, нервланып, тыпырдатып алды. Ә.Сафиуллин. --- Әлфия, пырдымсызланып, аякларын тыпырдатып алды. Т.Галиуллин

Тыпырдатып кую Кинәт кенә, бер тапкыр тыпырдату. Саша бик нык итеп бер урында аягын тыпырдатып куя. А.Әхмәт. Полковник кресло култыксаларында яткан бармакларын тыпырдатып куйды. А.Расих

Тыпырдатып тору Озак вакыт дәвамында тыпырдату; сөйләү моментында тыпырдату. Аякларын тыпырдатып торган малай янына килеп нәрсәдер эндәште булса кирәк. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә