ТЫПЫРДАТУ ф. 1) Аякларны, бармакларны ниндидер каты өслеккә еш-еш бәреп, тыпыр-тыпыр иткән тавыш чыгару. Аннары, кулларын селки-селки, аякларын ешрак тыпырдата, куллары белән тотып, башын әйләндерә, билләрен... Т.Әйди. Әхмәтҗан үзе тунын кигән дә түр башында утыра, бүрәнә күк бармаклары белән өстәл өстен тыпырдата: әнә, тапсагыз алыгыз, янәсе. Л.Гыймадиева

2) сөйл. Тыпыр-тыпыр иткән тавышлар чыгарып бию. Биергә бик ярата. Куанычына түзә алмый, Күр, ничек тыпырдата. Р.Вәлиева. Ничек чая тыпырдата ул! Биюне коеп кына куя бу зифа гәүдә! Р.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә