ТЫПЫРДАП рәв. Тыпыр-тыпыр итеп, вак тибешле адымнар белән. Кызның тыпырдап биюе кырык бишенче елның тугызынчы маен искә төшерде. М.Мәһдиев. Алар, барган уңайга гармун уйнатып җырлый-җырлый, яшел чирәмдә тыпырдап биеп тә китәләр. А.Вергазов