ТЫПЫРДАНУ ф. Бер урында еш-еш баскалап тору. Яр буендагы окобыннан моны күзәтеп торган командир ике куллап башына тотына һәм яраланган кеше кебек ухылдый, тыпырдана, тар траншеяда бәргәләнә-суккалана. Х.Камалов. Урыннарында аларга куәт биреп, тыпырданып, дуслары тора. Д.Каюмова

Тыпырдана башлау Тыпырданырга тотыну. Аягына салкын үткән ахры, егетем баскан урынында тыпырдана башлады. Р.Вәлиева

Тыпырданып алу Бер яки берничә тапкыр тыпырдану. Мәче төшә, дип шатланып, баскан җирендә тыпырданып алды кыз. Н.Каштанов. Үзе дә каты карга чыгып баскач, биегән сыман итеп, куанычыннан олтанлы зур итекләре белән шап-шоп тыпырданып алды. Р.Мөхәммәдиев

Тыпырданып тору Сөйләү моментында тыпырдану; озак тыпырдану. – Бар, янымда тыпырданып торма әле, – дип, ачуланып куып җибәрде ул аны. Р.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә